Символика

Биектау районы Татарстанның тарихи-мәдәни төбәге - Казан артының бер өлеше булып тора. Биредә борынгы заманнардан бирле төрле халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр үзара актив хезмәттәшлек иткән. Район территориясендә күпсанлы археология, тарихи-архитектура, эпиграфия һәм этнография һәйкәлләре сакланып калган. Биредә Татарстан тарихы өчен уникаль һәйкәл - Казан ханлыгының урта гасыр административ, икътисадый һәм мәдәни үзәкләренең берсе - Иске Казан хәрабәләре урнашкан. Моның билгесе итеп флагта алтын казан сурәтләнгән. Ул бүгенге район составына керүче җирләрнең бай тарихын, җирле халыкның буыннан-буынга кадерләп тапшырыла торган традицияләрен символлаштыра.

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ФЛАГЫ

Флагның зәңгәр һәм яшел төсләрне үз эченә алган төсләр гаммасы Биектау районының уникаль табигать объектлары һәм табигать һәйкәлләрен: Казансу елгасын, Карасу, Кара күл, Мочальное күлләрен, Эстачи авышлыгын, Семиозерка урманын, Зәңгәр күл табигый тыюлыгын символлаштыра.

 

Сары полоса районның бай археологик мирасын символлаштыра.

Зәңгәр төс - чиста күк һәм саф су, рухият, намуслык һәм вөҗданлык символы.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш үсеше символы.

Кызыл төс - батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм символы.

Сары (алтын) төс - байлык, уңыш, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәт символы.

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ГЕРБЫ

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International