Казан 2035 елга «кул суза»

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Мәскәүнең Генераль планы фәнни-тикшеренү институты Казан шәһәре өчен Генераль план әзерли. Документ 2019 елга өлгертелергә тиеш.

Шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә таныштырганча, Генераль план проектын әзерләүнең беренче этабында Казан территориясеннән файдалануның нәтиҗәлелеге, социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләре өйрәнелгән.

– Генераль план проекты федераль һәм республика хакимияте органнары, Казанга чиктәш муниципаль берәмлекләр башлыклары белән килештерелә. Җәмәгать тыңлаулары барышында, шулай ук казанлылардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып тулыландырыла, – диде Ирина Дябилкина.

Киләсе елның июленнән дә соңга калмыйча, Генераль план проекты буенча кабат җәмәгать тыңлаулары үткәрү каралган. Тыңлауларны унөч мәйданчыкта оештыру ниятләнелә. Моның өстенә, киләсе елның октябрь-ноябрь айларына Җирдән файдалану һәм төзелешләр алып бару кагыйдәләре проекты буенча да җәмәгать тыңлаулары билгеләнгән.

– Ике документ та беррәттән әзерләнә. Генераль план да, Җирдән файдалану һәм төзелешләр алып бару кагыйдәләре дә 2019 елга өлгертелер дип уйлыйбыз, – диде Ирина Дябилкина.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, документларны әзерләү һәм килештерү күп вакытны алуын искәртте.

– Бу документ нигезендә, Алла боерса, безгә 2035 елга кадәр озак һәм бәхетле яшәргә туры киләчәк. Беләләрме яки белмиләрме, ул барлык казанлыларга да кагыла. Генераль план ул – баш документ, ул безнең киләчәкне билгели, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы чираттагы җәмәгать тыңлауларына нык әһәмият бирде.

– Генераль план проекты буенча җәмәгать тыңлауларында мөмкин кадәр күбрәк кеше катнашсын, – диде Илсур Метшин. – Бизнес вәкилләре дә, төзелешләр башкаручылар да, җирле халык та. Сорауларга җаваплар бирелсен. Генераль план нигезендә бергәләшеп эшләячәк хезмәттәшләребезнең, казанлыларның фикер-тәкъдимнәре исәпкә алынсын.

 

 


Дамир Бәдриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International