Министрлыкта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 4 сентябрьдә, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ташламалы кыска сроклы кредитлар һәм инвестиция кредитлары бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде.

Анда Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Россельхозбанк» АҖ, «Сбербанк» ГАҖ (ПАО), «Ак Барс» банкы» ГАҖ, «ВТБ» банкы” ГАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында кече хуҗалыкларны кредитлауга аерым игътибар бирелде. Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләр буенча, кече хуҗалыкларга крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары гына түгел, ә хуҗалык җәмгыятьләре, хуҗалык партнерлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар, шулай ук авыл хуҗалыгы чималын сатып алу белән шөгыльләнүче һәм хисап чорында еллык табышлары 120 млн. сумнан артмаган җитештерү кооперативлары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International