Татарстанда 4 миллион тонна ашлык суктырылды

2017 елның 9 сентябре, шимбә

2017 елның 6 сентябрь көненә Татарстанда 4038,7 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңыш – 34,9 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1157,2 мең гектар мәйданда (планнан 74%) җыелды.

Хәзер республика хуҗалыкларында сабан бодае, арпа, карабодай, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыялар. 175,8 мең га (43%) мәйданда 572,7 мең тонна сабан бодае җыелды, 372,7 мең га (97%) мәйданда – 1405,2 мең тонна арпа, 15,3 мең га (28%) мәйданда – 21,4 мең тонна карабодай. 7,1 мең га (10%) мәйданда 253,2 мең тонна шикәр чөгендере казып алынды, 0,1 мең га (2%) мәйданда 3,4 мең тонна бәрәңге алынды.

Иң күп ашлык Сарман районында суктырылды – 156,5 мең тонна, уртача уңыш – 47 ц/га. Зәй районында – 155,7 мең тонна (47,9 ц/га), Буа районында – 151,2 мең тонна (37,6 ц/га), Актаныш районында – 142,6 мең тонна (40,5 ц/га), Арча районында – 141,5 мең тонна (34,6 ц/га).

Барлык мәйданның 80%ы һәм аннан күбрәге Чистай (82%), Лениногорск, Саба (81әр %), Зәй һәм Аксубай (80шәр %) районнарында җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International