Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсының беренче этабы уза

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсының беренче этабы уза. Конкурсны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекечәсе ярдәмендә Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДМУ оештыра.

2017 ел уңышын җыю барышында иң күп ашлык суктырган механизаторлар конкурс финалистлары булып танылачак. Финалда алар теоретик сорауларга җаваплар бирергә һәм комбайнның технологик төзелешен күрсәтергә, аңа техник хезмәт күрсәтергә тиеш булачак.

Кырда яшь комбайнчыларның эшен «Россия 24» телеканалында «Агробизнес» программасы чыгарылышларында күрергә мөмкин, аның авторы һәм алып баручысы – Дмитрий Второв: электрон адрес: http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International