Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: Татарстан игенчеләре 4,2 млн. тоннадан артык ашлык җыйдылар

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртекле культураларның 78%ы җыелган – 1,2 млн. га мәйданда ашлык суктырылган. Бу белешмәләрне шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, 9 сентябрьгә 340 мең га бөртекле культуралар, 45 мең га рапс җыясы калган. Моннан тыш, сентябрь азагында һәм октябрьдә орлык өчен кукуруз һәм май өчен көнбагыш җыясы була. Гомумән алганда, 210 мең га (кукуруз – 80 мең га, көнбагыш – 130 мең га).

Бөртекле культуралар барлыгы 4,2 млн. тоннадан артык җыеп алынган, уртача уңыш – 34,7 ц/га, үткән елның шушы чорына карата 22%ка артык. Әмма соңгы вакыттагы яңгырлар эшне тизләтергә комачаулый.

«Күпчелек районнар һәм хуҗалыклар августтагы кояшлы көннәрдән файдаланып кала алдылар. Шуның нәтиҗәсендә Зәй, Сарман, Нурлат, Чистай һәм Саба районнары югары күрсәткечләргә иреште», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Шул ук вакытта кайбер районнарда җыелмаган мәйданнар күп әле. Марат Әхмәтов әйтүенчә, бигрәк тә Бөгелмә (14 мең га калган), Тукай (13,5 мең га), Мөслим (12,1 мең га), Чүпрәле (11 мең га) районнарындагы хәлләр борчуга сала.

«Эш темпларына килгәндә, кайбер районнарда һәм хуҗалыкларда киптерү эшләре тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Бүген дә, алга таба да керә торган һәр тонна ашлыкны киптерергә кирәк, бүген республикада бер тәүлек эчендә 177 мең тонна ашлык киптереленергә тиеш, әмма ашлыкның дымлылыгы артык зур булганга күрә, без нибары 90 мең тоннага якын ашлык киптерә алабыз», - диде министр.

Уҗым культуралары бүгенгә 450 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни – фаразның 82%ы. Шулай ук туфрак эшкәртү дә дәвам итә, эшләр 24%ка үтәлгән – 490 мең га.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, көннәр бозылуга бәйле рәвештә, барлык резервларны туплап, читтән дә өстәмә көчләр җәлеп итеп, урып-җыюны кыска срокларда тәмамларга кирәк. Кояшлы көннәр көтеп, тик утырасы түгел, дип ассызыклады ул, 1978 елда туктаусыз яңгырлар аркасында Татарстанда шактый мәйдан җыелмый калды, диде министр. «Шуңа күрә көтеп утырудан файда юк, хәлләр начарая гына барачак. Булган бөтен мөмкинлектән файдаланырга, оешкан төстә эшләргә кирәк», - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты районнар башлыкларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International