Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар алу дәвам итә

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы конкурс шартларына туры килә торган хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш):

«Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» (һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел), «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном» (стажы кимендә 3 ел), «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» (стажы кимендә 5 ел).

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр (1 нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачаклар). Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен 2017 елның 21 октябренә кадәр АИСның https://ais.fadm.gov.ru/registration сайтында гариза тутырып җибәрергә кирәк.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2217597 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International