Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.
Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында – 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20 кг, Кукмара районында – 19,6 кг, Балтач районында – 17,6 кг.
Тулаем күләмгә килгәндә, Кукмара районы алда бара, анда 204 тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач районы (184 тонна), өченче урында – Әтнә районы (164 тонна).