Татарстан Экология министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә булачак.

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә, адресы: Яр Чаллы ш., 40 лет Победы ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә, адресы: Түбән Кама ш., Красный ключ р-ны, Набережная ур, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр – Көньяк-Көнчыгыш ТИ мөрәҗәгать итә ала, адресы: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе ТИ, адресы: Азнакай ш., Шоссейная ур.,6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, адресы: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел аръягы ТИ, адресы: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159.  Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, адресы: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International