Республика районнарында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары үткәрелә

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча уку курслары үткәрелә. Шушы көннәрдә шундый укуда республиканың Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре булды. Барысы 40тан артык кеше укыды.

Укырга килүчеләр алдында “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУнең хезмәтне саклау буенча укыту-методика үзәге белгечләре һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгышлар ясадылар. Укып бетереп, имтихан биргәннән соң, укуда катнашучыларга хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International