Татарстан Милли музее Әниләр көнен билгеләп үтәргә чакыра

2017 елның 24 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Милли музеенда Әниләр көнендә бәйрәм чаралары үтәчәк. 26 ноябрь көнне әниләр өчен караоке һәм матурлык салоны эшләячәк. Бу көнне балалы әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак.

Музей хезмәткәрләре хатын-кызның тормыштагы, тарихтагы урыны турында интерактив уен да тәкъдим итәчәк. Килгән кунаклар борынгы хатын-кызларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәнен белә алачак. Ахырдан балаларга котлау открыткалары ясарга өйрәтәчәкләр.

"Җырлыйк, дуслар" дигән интерактив чарада караокеда әниләргә багышланган җырларны башкарырга, "Сөембикә" матурлык салонында мастер-классларда катнышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International