Мәктәп укучылары World Skills региональ чемпионатының төп мәйданчыкларын карый

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

 27 ноябрьдән - 8 декабрьгә кадәр "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) региональ чемпионаты уза.

Чемпионатның оештыручылары - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" Берлеге, "Профессиональ компетенцияләр үстерү үзәге” Автоном коммерцияле булмаган оешмасы, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" Автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Региональ чемпионат ярышлары  "Ворлдскиллс" чемпионаты хәрәкәтенең 91 компетенциясе буенча  16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган конкурсантлар өчен уза. Шулай ук региональ этап "Ворлдскиллс Юниор" юнәлешендәге 23 компетенция буенча да узачак. Биредә 14 яшьтән 16 яшькә кадәр конкурсантлар катнаша ала. Ворлдскиллс Юниор хәрәкәте һөнәри юнәлеш бирү программасы булып тора, аның кысаларында һәр укучы төрле өлкәдә үзен сынап карый ала.

Татарстан Республикасында Ворлдскиллс хәрәкәтен ага таба да үстерү максатында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы, региональ чемпионатны үткәрү кысаларында мәктәп укучыларына төп мәйданчыклар буйлап экскурсияләр оештырды.

Чемпионат мәйданчыкларын карап, мәктәп укучылары, аларны кызыксындырган һөнәр белән якынырак таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International