Ярминкә16.рф: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән яңа гына җитештерелгән продукция

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә. Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган иде һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.

Сатучылар «Электрон ярминкә» проекты аша сәүдә мәйданчыкларын арендалауда, сатучыларга хезмәт хакы түләүдә, шулай ук башка чыгымнарда акчаларын янга калдыра алалар.

Бүгенгә сайттка 133 товар куелган. Шулардан иң күбе – сөт продукциясе, аннан кала ит һәм бал сату буенча да тәкъдимнәр күп.

Сайт – http://ярмарка16.рф – теркәлү өчен дә, файдалану өчен дә бик уңайлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International