АПК өлкәсендә ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә 2018 елда АПК тармакларын 5%лы ташлама белән кредитлау мәсьәләлсе буенча видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә респуликадагы вәкаләтле банклар вәкилләре һәм Министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 2017 елда республикада ташламалы кредитлау йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хәбипов Ришат Рәши улы чыгыш ясады. ович. Республика ташламалы кредитлауга 1024,31 млн. сум күләмендә бирелгән субсидияләр лимитын үзләштерергә әзер, бу кыска вакытка 15 млрд. сумнан артык кредит ресурсларын алырга мөмкинлек бирәчәк. Кредитлар язгы кыр эшләренә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, запас частьләр сатып алуга тотылачак.

Джамбулат Хатуов, 2018 года вәкаләтле банклардан кредитлар алучылар реестры Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бары тик төбәк авыл хуҗалыгы министры раслагач кына алыначак, диде. Ул шулай ук ташламалы кредитлау буенча штаблар эшен яңартырга һәм зяавкаларны һәркөнне контрольгә тотарга тәкъдим итте. Ташламалы кредитлардан бары тик моңа мохтаҗ авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре генә файдаланырга тиеш, дип ассызыклады ул. Джамбулат Хатуов тагын төбәкләргә эшкәртелә торган 1 га җиргә гомуми чыгымнардан кредит суммасын билгеләргә кушты.

Ташламалы кредит авыл кешеләре өчен аеруча кирәк, шуңа күрә вакытында кредит алу өчен банкларга кичекмәстән заявкалар бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International