2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган.

 

 

2018 елда Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең 27 бинасын һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасын ремонтлау планлаштырылган.

 

2017 елда барлыгы 50 миллион сумга Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 26 бинасына һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасына капиталь ремонт ясалган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International