31 гыйнварда Айның Җиргә якынаюын, Ай тотылуны һәм тулы Айны берьюлы күзәтеп булачак

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Россиядә - Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта үзенчәлекле “Ай тамашасы” аеруча ачык күренәчәк.

Россиядә - Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта үзенчәлекле “Ай тамашасы” аеруча ачык күренәчәк.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 31 гыйнварда, Җирнең кайбер өлешләрендә, шул исәптән Россиядә дә,  Ай тотылуда сирәк күзәтелә торган күренеш шаһиты булырга мөмкинлек бар. Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 48 минуттан - 18 сәгать 11 минутка кадәр Ай тотылуны, "гаҗәеп Ай" күренешен (Айның Җиргә якынаюын) һәм тулы Айны бер үк вакытта күреп булачак.

Астрономнар шушындый сирәк күренешне соңгы тапкыр 150 ел элек күзәткән булган. Безнең планета спутнигы иң югары фазасында ачык кызыл төскә керәчәк, дип җиткерә РИА “Новости”, Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының Ай һәм планеталарны тикшеренү бүлеге хезмәткәре сүзләренә сылтама белән.

Максималь фаза Мәскәү вакыты белән 15 сәгать 51 минутта булырга тиеш, дип җиткерә Дәүләт астрономия институтының Ай һәм планеталарны тикшеренү бүлеге хезмәткәре Жанна Родионова. Монда көннең аяз булуы күренешне яхшылап күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Белгеч Ай тотылу якынча бер сәгать барачагын өстәп әйткән. Россиядә - Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта үзенчәлекле “ай тамашасы” аеруча ачык күренәчәк.

Тулы Ай тотылуны Австралиянең көнчыгыш өлешендә, Төньяк Американың көнбатышында һәм өлешчә Канадада күзәтергә мөмкин булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International