Татарстан ”май указларын” тормышка ашыруда Россия төбәкләренең топ–10лыгына кергән

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Республика төбәкләр медиарейтингында икътисад өлкәсендә указларны тормышка ашыру буенча – дүртенче, социаль өлкәдә – алтынчы.

Татарстан Россия Президенты Владимир Путин 2012 елның маенда имзалаган указлар пакетын башкару һәм тормышка ашыру буенча Россия төбәкләренең топ–10лыгына эләккән. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе хәбәр итә.

Икътисад өлкәсендә указларны тормышка ашыру буенча топ–10лыкта лидер булып Мәскәү, Рязань һәм Свердловск өлкәләре тора. Татарстан биредә дүртенче баскычта.

Социаль өлкәдә указларны гамәлгә кертүдә иң яхшы 10 Россия төбәге исемлегендә Татарстан алтынчы урында. Медиарейтинг лидерлары булып Мәскәү өлкәсе, Дагыстан һәм Приморск крае танылган.

Рейтинг“Медиалогия” системасында гаммәви матбугат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Анда төрле матбугат чараларыннан 43,3 мең тирәсе чыганак кулланылган. Тикшеренүләр 2017 елның гыйнвар – декабрь айларында уздырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International