Шәпше авылылында “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваленең йомгаклау туры узды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Фестивальдә Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясады.

12 май көнне, Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау туры узды.

Чарада Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясады. Барлыгы 300ләп кеше катнашты.

Коллективлар кич утыру, аулак өй, чишмәгә бару, килен төшерү, каз өмәсе, печән өсте, йөзек салу кебек татар халкының күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде. Катнашучылар арасында биючеләр, моңлы халык җырларын, мөнәҗәтләр башкаручылар да, милли уен коралларында уйнап күрсәтүчеләр дә булды.

Фестиваль-конкурс быел 7 номинациядә узды: халык җыры (лирик, уен, бишек, такмак һ.б.), инструменталь музыка (гармун, курай, кубыз, сорнай, мандолина, думбра, гөсләдә уйнау, фольклор-этнография композиция (йола, уен һ.б), халык биюе, эпик әсәр (бәет, мөнәҗәт, дастан һ.б.), тарихи этапларда фольклор реконструкция (Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорлары - дастан, риваять, хәрбиләр биюе, шәһәр томышы күренешләре). Болардан тыш фестиваль барышында “Такмак әйтеш” ярышы да узды.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/13/163836/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International