Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә 2018 елда инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 18 мае, җомга

Кичә, 17 майда, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2018 елда гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берлшмәләренең эчке инженерлык инфраструктураларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ның җир һәм мөлкәт сөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстанның Бакчачылар берлеге рәисе Дейнекин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Агымдагы елда 9 муниципаль районда 76 бакчачылык ширкәтендә - электр челтәре хуҗалыгы объектларын, 8 муниципаль районда 65 бакчачылык ширкәтендә - юлларны, 7 муниципалитетта 98 бакчачылык ширкәтендә – су белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм ремонтлау, 177 бакчачылык ширкәтендә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта чараларны башкаруга әзерлек эшләре алып барыла, юлларны реконструкцияләү башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International