Марат Әхмәтов: «Татарстанда чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды»

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында    брифинг узды. Анда  чәчү кампаниясе йомгаклары, уңыш  булдыру һәм азык  әзерләү мәсьәләләре каралды.

«Татарстанда  чәчү кампаниясе уңышлы  тәмамланды, –  диде журналистлар  белән очрашуны  ачып, Марат Әхмәтов.  –  Чәчү, башка еллардагы  кебек, уртача срокларда  төгәлләнде. Чыгуын башка еллардагыдан  соңрак та  чыккан идек. Эшләр бик  оператив башкарылды, кайбер  көннәрдә    100 мең  гектардан  артыграк та  чәчелде».

Быел  авыл хуҗалыгы   культураларының  мәйданы    2,8 млн. га тәшкил итә, шуннан бөртекле  һәм кузаклы   культуралар  – 1,5 млн. га, техник  культуралар   – 330 мең  га, азык   культуралары –   920 мең  гектарга  якын, бәрәңге  һәм яшелчәләр  – 7,9 мең  га.

Министр сүзләренә караганда, чәчү кампаниясен уздыруга     11,5 млрд. сум  ташламалы  кредит бирелгән.  «Бу  акчалар  Татарстан  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә нык булышты, – дип билгеләп  үтте  Марат Әхмәтов. – Туфракта  дымлылык җитәрлек. Кышкы  явымнар  туфракка яхшы  сеңгән, ә язның  салкынча  торуы  аны  саклап  калырга  ярдәм итте. Уҗымнарның  чыгуын  да  яхшы  дип әйтергә була».

Хәзерге  вакытта  республикада  үсемлекләрне яклау чаралары  башкарыла.    4 июньгә  чәчүлекләрне  чүпләнүдән саклау буенча  эшкәртү чаралары   634 мең  га мәйданда  башкарылган, корткычларга  каршы  –   244 мең  га, авыруларга  каршы  –   196 мең  га.

«Быел   сидераль  парлар актив  кулланылды.  Сидератлар    105 мең гектар артык  мәйданда  чәчелде, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы. – Әлбәттә, бу  эш алдагы  ел уңышы  өчен башкарыла.   Хуҗалыклар  тәҗрибәсеннән  күренгәнчә, бу  ысул    чыгымнарны  киметә һәм һәр гектарга  бер  тоннага  кадәр уңышны  арттыра».

Министр узган  атнада  районнарда  азык  әзерләү техникасының,  азыксаклагычларның  әзерлеген    тикшерү буенча  уздырылган  конкурслар  турында  сөйләде.   «Гомумән алганда,  авыл хуҗалыгы  предприятиеләре  терлек азыгы  әзерләүгә әзер.   5 июньнән  15  июньгә кадәр  – күпьеллык   үләннәрдә иң  күп аксым һәм каротин тупланган  вакыт. Шуңа  күрә  безгә    беренче  кат чаптыруны  вакытында  башкарырга  тырышырга  кирәк», – дип ассызыклады  Марат Әхмәтов.

Азык  әзерләү   Аксубай, Әлки, Биектау, Чүпрәле,  Кукмара һәм Нурлат муниципаль районнарында  бара.  4 июньгә күпьеллык үләннәр   1,2 мең  га мәйданда  чаптырылган. Бу эштә барысы    700 азык  җыю комбайны, 430 үзйөрешле чапкыч, 740 валкалы  ургыч, 1100 әйләндереп салу  тырмалары, 1700 җыю-пресслау агрегаты, 5 мең  трактор тагылмасы,  4 меңнән артык  йок  машинасы  эшләячәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы майда  ашлык  бәясенең  көн саен артуын  билгеләп үтте.   «Тоннага    50-100 сумга  кадәр артты, – диде Марат Әхмәтов. – Ил узган  елгы  ашлыкның      49 млн тоннасын  экспортлады.   Яңа  уңыш  өлгереп җитү вакытына   экспорт   53 млн тонна  булачак. Урып-җыю кампаниясе башлану  вакытына  ашлык  базары узган  елдагыга караганда  яхшырак булыр дип көтелә».

Министр   Татарстанда   авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шулай  ук    шәхси  хуҗалыкларда савым сыерларының   башы  саны  сакланып калуын  билгеләп узды.   «Әлбәттә, аерым республика ярдәме  – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга  савым сыерлары  өчен    3-4 мең  акча  бирү нык булышты.  Авыл хуҗалыгы оешмалары буенча   һәр сатылган  бер литр сөт өчен  республика  бюджетыннан  өчәр сум  субсидия  бирү дәвам итә.  Бүгенгә  узган  елның  шушы  чорына  карата  сөт бәяләрендәге   аерма   бер литрга   3 сум 16 тиен чамасы. Без исә  бу  аерманың  өч сумын  субсидия  белән каплыйбыз», – дип ассызыклады  Марат Әхмәтов.

Чыгышыннан  соң, Марат Әхмәтов   журналистларның  күпсанлы  сорауларына җаваплар  бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International