Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең финанс-икътисадый торышы турында 2017 ел өчен иң яхшы хисап төзүгә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган конкурста ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1 нче урынны алды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында    авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең  финанс-икътисадый торышы  турында  2017 ел өчен  иң яхшы  хисап төзүгә АПК идарәсенең  төбәк  органнары  арасында уздырылган  конкурска йомгаклар  ясалды.  Комиссия  утырышы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бюджет сәясәте һәм дәүләт сатып алулары   департаменты  директоры  Наталья  Дацковская  рәислегендә узды. Чарада    департамент вәкилләре,    «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә    стратегик  планлаштыру үзәге» ФДБУ һәм  Россия дәүләт  аграр университеты –   К. А. Тимирязев ис. МАХА вәкилләре катнашты.

Комиссия АПК идарәсенең  төбәк  органнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең финанс-икътисадый  торышы  турындагы  хисапларны, шулай  ук  күрсәткечләр җыюның  оештырылуын  бәяләде. Конкурс йомгаклары  буенча  беренче  урын  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына  бирелде.  Икенче  урын  –  Рязань Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына,   өчен урын   – Саха (Якутия) Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International