2018 елның 5 аенда Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 3,5 мең баштан артык эре мөгезле терлек суелган

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 елның  5 аенда  Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләренең  терлек сую пунктларында   3,5 мең баштан  артык  эре мөгезле терлек   суелган. Бу гомуми җитештерү куәтеннән    81% тәшкил итә. Биектау  кулланучылар  җәмгыятенең терлек сую  цехында   1019 баш  эре мөгезле терлек  (143%) суелган, Минзәлә районында  –  955 баш  (124%), «Зәй»  авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясендә  – 485 баш (62%).

ТР Кулланучылар  кооперациясе оешмалары  берлеге  белгечләре  сүзләренә караганда, Чистай  муниципаль районы кулланучылар  җәмгыятендә үткән елга  караганда  быел  күрсәткечләр яхшырган.  Шул  ук  вакытта     Алексеевск, Балык Бистәсе районнары  кулланучылар җәмгыятьләрендә  бу юнәлештә эшләр  бик үк актив бармый әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International