Ураза гаете мөбарәк булсын!

2018 елның 15 июне, җомга

Бүген, 15 июньдә, барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.

Ураза гаете Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, көннәрен ураза тотып, төннәрен тәравих намазлары укыган бәндәләр өчен бигрәк тә зур бәйрәм.

Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Ураза бәйрәме республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы – кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә иртәнге сәгать 7дә укылачак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китә.

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә үтә. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрә.

Вәгазьдән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын укыла.
Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбарәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00 сәгатьтә «ТНВ-Планета» һәм 16.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International