РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем – Россия» конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем – Россия» авыл  тематикасы  буенча  мәгълүмати-агарту   проектларының Бөтенроссия  конкурсын  уздыру  мәсьәләләре    буенча    видеоконференция режимында  киңәшмә  узды.   Аны  Авыл   территорияләрен  үстерү департаменты директоры  Владимир Свеженец үткәрде.  Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе    Антон Аверкиев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат    бюллетене редакторы   Евгений Воробьев, АПК идарәсе төбәк  органнарының  матбугат хезмәтләре  җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты.

Киәшмәне  Владимир Свеженец ачты.  2017 елда конкурска  илнең  81  төбәгеннән     5,3 мең эш кабул ителгән булган.   Иң күп санда  эш Үзәк, Идел буе һәм  Себер федераль округларыннан  килгән. Аеруча  актив  төбәкләр арасында   Татарстан, Мордовия республикалары, Алтай  крае һәм башкалар  бар.

«Хәзер  безнең алда  авылның  социаль һәм инженерлык  инфраструктурасын  үстерү, яңа  эш урыннары  булдыру, авыл җирлегеннән халыкның  китүен  туктату  буенча  катлаулы  бурыч тора.  Моңа  ирешүгә,    аграр журналистлар   авыл   территорияләренең  абруен  күтәреп, үзләреннән  зур өлеш кертәләр», – диде ул.

Аннары  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары  Екатерина Попова чыгыш  ясады.

«Конкурста  катнашучыларның  саны  елдан-ел арта  баруы  сөендерә.   Бүген анда  илебезнең барлык  төбәкләреннән  диярлек   үзхәбәрчеләр  катнаша», – дип ассызыклады  ул.

Екатерина Попова конкурста  катнашу шартлары, проектларга  куела  торган таләпләр турында    җентекләп сөйләде.  Быел, басма һәм  видеоматериаллардан  тыш,   фотоэшләр дә кабул ителә.  Конкурста  катнашуга  индивидуаль авторлар, шул  исәптән федераль, төбәк һәм  шәһәр (район) журналларының, газетларының,  интернет-басмаларның, радио и телекомпанияләрнең, редакцияләрнең журналистлары,    РФ  субъектлары АПК идарәсе органнарының матбугат хезмәтләре,   блогерлар, фотожурналистлар, аграр  уку йортларының  матбугат хезмәтләре кертелә.  Оештыручылар  сүзләренә караганда,  конкурска Россия авылының  уңай  үрнәген  тасвирлый, авыл   территорияләрен үстерүнең алдынгы  тәҗрибәсен тарата,  авыл хуҗалыгы  хезмәтенең әһәмиятен  арттыра һәм халык   традицияләрен  саклап  калуга  ярдәм  итә дип танылган  һәм бастырып чыгарылган  эшләр  кабул ителә.

«Документлар  һәм  проектлар  2018 елның 31 августына кадәр кабул ителә.  1 сентябрьдән   25 сентябрьгә кадәр җиңүчеләр ачыкланачак, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  “Алтын көз” агросәнәгать комплексы күргәзмәсе   кысаларында уздырылачак», –  дип, йомгак ясады  Екатерина Попова.

Аннары АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре һәм узган  елларда  узган  конкурсларда    җиңүчеләр  чыгыш  ясадылар. Алар үз эшләре  турында сөйләделәшр һәм үзләренең ярышта  катнашу   тәҗрибәләре   белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасыннан вәкилләр буларак  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Матбуган  хезмәте  җитәкчесе     Гөлнира Габдрахманова һәм  «Земля-землица» иҗтимагый-сәяси газетасы  мөхәррире  Владимир Белосков катнаштылар.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Матбугат хезмәте  “Минем җирем – Россия” конкурсын  популярлаштыруга аерым игътибар бирә.  Без Татарстаннан  мөмкин кадәр күбрәк  санда  катнашучылар  булдыруны  тәэмин итү бурычын  куябыз, – дип билгеләп үтте  Гөлнира Габдрахманова. – Конкурс барышын без  даими рәвештә  сайтта  чагылдырып барабыз, массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмат җибәрәбез,   журналистларга  консультация  бирәбез».

Владимир Белосков «Четверть века фермерского пути» китабы  өчен  2017 елгы  конкурста    гран-при алуы  турында  сөйләде.  «Бу китап -  Татарстанда  барлыкка килгән   фермер  династияләре  турында  “Земля-землица” газетасында  басылып чыккан очерклар  җыентыгы, – диде ул. – Җиңү - минем өчен  көтелмәгәнрәк, әмма  бик  күңелле  хәл булды».

Шуны  әйтергә  кирәк,   2017 елгы конкурста  Татарстан Республикасыннан  тагын  ике  катнашучы  призлар  алды.   Болар - «Сөембикэ» журналы    редакциясе һәм   «ЭМТех» ҖЧҖенең үстерү буенча   директоры Тимур Фәттахов, алар   «Авыл  гаиләсенең заманча йөзе» һәм   «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә  уңышлы  проектлар» номинацияләрендә өченче  урыннарга   ия  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International