Татарстан районнарында пар басуларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бу  атнада  Татарстан  муниципаль районнарында  пар  басуларын  эшкәртү мәсьәләләре буенча  киңәшмәләр уза. Аларда  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре, районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  башлыклары,  механизация  һәм игенчелек  буенча консультантлары катнаша.

Киңәшмәләр барышында пар  басуларын   эшкәрткәндә   авыл хуҗалыгы  техникасынннан  нәтиҗәле  файдалану  мәсьәләләре  карала. 

Шуны  әйтергә кирәк,  бүгенге  көндә   республика  буенча  бу эшткә  400гә якын   агрегат җәлеп ителгән.  21 июньгә   312 мең га мәйдан  эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International