Татарстан районнарында спорт чаралары үткәрелде

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2018 елның  28 июненнән 1 июленә кадәр Минзәлә шәһәрендә авыл  районнарының ирләр командалары  арасында мини-футбол буенча    Татарстан Республикасы чемпионатының  зона  ярышлары  узды. Ярышларда  100ләп спортчы  катнашты.  

Чараны  Татарстан Республикасының   “Сәламәтлек” XV нче авыл Спартакиадасы  кысаларында  «Уныш»    физкультура-спорт җәмгыяте  оештырды.    

Зона  ярышлары  нәтиҗәләре  буенча   финал ярышларына  Минзәлә, Азнакай, Алексеевск, Сарманрайоннары  командалары  үтте. Татарстан Республикасы  чемпионатының  финаплы  2018 елның  27-30 сентябрендә  Болгар шәһәрендә узачак.  

30 июньдә Арчада  Татарстан  фермерларының   беренче  җәйге    Спартакиадасы  узды. Аны   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы,  Арча  районы  хакимияте,  Татарстанның  Фермерлар  һәм  крестьян  хуҗалыклары  ассоциациясе ярдәмендә Казан кооператив институты оештырды.  

Арча  үзәк  стадионына үз көчләрен сынар  һәм осталыкларын күрсәтер  өчен  Татарстанның җиде районыннан – Арча, Саба, Буа, Кукмара, Теләче, Балтач, Менделеевск  районнарыннан фермерлар вәкилләре   килде. Ярышлар милли «көрәш», мини-футбол, волейбол,   гирь күтәрү, аркан тартышу  кебек  спорт  төрләре буенча  оештырылган   иде. 

Спартакиада җиңүчеләрне  бүләкләү белән тәмамланды. Гомуми команда  исәбендә  беренче урынны   Арча  районы  командасы  алды,  икенче  урында   Кукмара  районы  командасы  булды, өченче  урынга   Теләче  районы  командасы чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International