Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында эш сәфәредә булды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында эш сәфәредә булды.

Сәфәренең төп максаты - кырларда бөртеклеләр уңышын җыю барышын тикшерү. 

Калинино авылы янында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, инвесторлар һәм район авыллары башлыклары белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, районның үсемекчелектә тәҗрибәсе бай. Аның сүзләренчә, табыш китерә торган культураларны утыртырга кирәк, шулай ук терлекчелекне үстерергә - шул исәптән сөт җитештерүне арттырырга. 

"Район үзе - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гаять зур базар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Георграфик урнашуы Лаештан да яхшырак, дип саныйм, иң мөһиме - активрак булырга". 

Татарстан Президенты шулай ук районда шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, микрофермалар үсеше белән кызыксынды. 

Районда 34 хуҗалыкның кече формалары бар, шул исәптән технологик - 10 берәмлек. 

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бөртеклеләр уңышын җыю турында хәбәр итте. 

Урып-җыю эшләре 27 июль көнне башланган. Бөртеклеләр һәм кузаклылар мәйданнары - 30,5 мең гектар. 

2018 елның 15 август көненә 15,3 мең гектар суктырылган, ягъни 50,1 % (республика буенча уратча - 46,3 %). 40 мең тонна суктырылган, уртача уңышлылылк - 26,2 ц/га (республикада - 27,7). Шул исәптән уҗым - 5,2 мең гектар, ягъни 14,9 мең тонна. 

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, тулаем күләме 42 мең тоннага җитте. 

Кырларда 64 комбайн эшли. Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, уҗым, борчак уңышын җыю тәмамланды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген Биектау районына катлаулырак бурычлар билгеләргә кирәк һәм игенчелек культураларын үстерергә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Касыйм" сөт комбинатында булды. Ул 2015 елның март аенда оешкан, сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә. Сөтне Саба, Арча, Әтән муниципаль районнары хуҗалыкларында сатып ала. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Биектау сөт комбинаты" ҖЧҖтә булды. Әлеге оешма Татарстанда "Елмай" бренды буларак билгеле. Үз хуҗалыклары Биектау, Арча, Кукмара районнарында бар. Шулай ук комбинат Татарстан, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсе хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итә. 

Бүген Ямаширмә татар авылында этнографик туризм үсеше проекты да тәкъдим ителде. 

Биектау районында Этнографик туризм үзәге проекты Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты белән район администрациясе белән берлектә әзерләнгән. Авылда әлеге юнәлеш фермер Габделәхмәт Котдусов эшчәнлегеннән башланган. 2010 елда крестьян-фермерлык хуҗалык нигезендә тәвә кошлар фермасы ачылган, бүген ул "Татар тәвә кошы" бренды буларак билгеле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International