Чаллыда “Хайер” индустриаль паркы территориясендә 1200 м2 артык мәйданда җитештерү корпусы төзелде. Хәзер бинада эчке инженерлык челтәрләре үткәрелә. Объектларны 2019 елның җәендә файдалануга тапшырырга ниятлиләр, нәтиҗәдә, “Хайер Лаундри Машин РУС” барабанлы төрдәге кер юу машиналары чыгара башлаячак.
“Хайер” компанияләр төркеме заводлары өчен эчке инженерлык челтәрләре төзелеше буенча проектның бәясе 338,3 млн. сум тәшкил иткән. Шул исәптән 216,8 млн. сумны Татарстан Республикасы белән килешү кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фонды финанслаган.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте