Россия белән гарәп илләре арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре 8-10 апрельдә Мәскәүдә каралачак

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 8-10 апрелендә Мәскәүнең "Манеж" күргәзмәләр залында "Россия - Гарәп дөнясы: уртак киләчәк өчен гамәлләр чоры" девизы астында Россия-Гарәп эшлекле советының XII сессиясе һәм "Арабия-Экспо" IV халыкара күргәзмәсе узачак. XII сессиядә Россия белән гарәп илләре арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак. Анда Фарсы култыгы һәм Төньяк Африка илләреннән 1500дән артык вәкил катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында шулай ук үз мәйданчыгында 22 чит илне һәм Россиянең 85 төбәген берләштергән "Арабия-ЭКСПО" күргәзмәсе, бизнес-диалоглар, кейс-зона, түгәрәк өстәлләр узачак.

Чараның программасы, катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.arabia-expo.com/.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International