Татарстаннан тәҗрибәле виноград үстерүче үзенең уңыш серләре белән бүлеште

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Без  һәр атнада,  авылда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы кешеләр,  гаилә фермалары һәм  яраткан  эше  белән шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар турында  язабыз.  Шундый  кешеләрнең  берсе – виноград үстерүче  Александр Зверев, ул  үзенең  25 сотый  кишәрлегендә  100 төрле  виноград  үстерә.  

Безнең  төбәк  өчен  гадәти булмаган  бу  культураны  үстерү  белән    Александр Зверев 40  елга  якын  инде  шөгыльләнә,  һәм виноград  өлгереп  җитәме дигән сорауга  елмаеп кына  куя.   Тәҗрибәле  виноград  үстерүченең     100 сорты да  вакытында  татлы һәм тәмле  өлгерә, ә тәлгәштәге  җимешләре    32 граммга  кадәр җитә,  һәркайсының  тәме үзенчә  уникаль -  мускат, шалфей, җир  җиләге  тәмнәре  килә.     Александр Зверев үзе  виноград  сортын  күзләре  бәйләнгән килеш  тә  әйтергә  мөмкин.  

«Татлы  булмаган   виноград юк. Әгәр ул  татлы  түгел икән,  моңа  без үзебез гаепле,  димәк,  аны  тиешенчә  карамыйбыз.   Моның  бернинди сере  юк.  Виноградны  үстерүгә  җитди карарга  кирәк,  аның  барлык  үзенчәлекләрен  өйрәнергә  һәм  һәр агачка  тиешле  кайгырту  күрсәтергә кирәк», - дип сөйли ул.

Шуны  әйтергә кирәк,  даими кайгырту  һәм  хезмәт турында  сөйләгәндә,    Александр Зверев бу  хакта  тикмәгә генә әйтми,  аның  эше  кышын  да  кайнап тора,  язгыга  яңа  үсентеләр әзерлисе  бар бит,  бу  инде  бик җитди эш.  

«Әгәр яшь  сабак  башта  тамыр биреп,  аннары аның   яфраклары  чыкса,  бу  агач нык  була.   Ә менә  башта  яфракка китсә,   ул  яшәмәячәк, - дип сөйли  Александр Зверев, - ботактагы  барлык  туклыклы  матдәләр  яфракка китеп бара,  ә тамырга  инде  көче  калмый».  Ә менә  башта  ничек  аны тамырга  җибәрергә   -  бу  инде  үзе  бер  фән.  Әмма  ул  үзенең  тәҗрибәсен  һәркем белән уртаклашырга  әзер.  

Күпләр  кунакка киңәш алу  өчен килә,  ә кайберәүләр  көзен -  җимештән  авыз итәр өчен,  яз көне  инде  үзләре  теләгән  сабакларны  алып китү   өчен  киләләр.    Александр Зверев барысына  да  шат.   Моннан  тыш,    «Казанская лоза» клубының  рәисе буларак,  Казан  дәүләт аграр  университеты  белән берлектә,  ул  Яшь  виноградчы мәктәбен  алып бара.  Ә тагын  барлык  теләүчеләрне  виноград һәм башка  бакча-яшелчә  культуралары эшләнмәләре  продуктлары  конкурсы-күргәзмәсенә  чакыра.

Күргәзмә 2019 елның  24 мартында  Казан шәһәре,  Гареев ур., 62  йорт адресы буенча  узачак. Башлана:  10.00 сәгатьтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International