Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Казан шәһәренә стажировкага килгән француз студентлары кунак булып китте.

2019 елның 1 марты, җомга
Узган ялларда Алан-Бәксәр авыл җирлегендә француз студентлары булып китте. Алар студентлар алмашу программасы буенча Казанга килгән һәм 33 нче мәктәптә практика уза, Россиядә белем бирү тәртибе белән таныша. Алан-Бәксәрдә студентлар милли традицияләр, татар халык кухнясы, авыл тормышы белән таныштылар, татар милли киемнәре киеп фотога төштеләр. Шулай ук алар өчен урман буйлап чаңгыда йөрү, ватрушкаларда шуу оештырылган иде.Франция студентлары беренче тапкыр чаңгыга басты, аларның моңарчы бу кадәр карны күргәннәре булмаган. Соңыннан кунаклар җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина гаиләсендә бәлеш белән сыйланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International