29нчы апрельдән 31нче майга кадәр Горький тимер юлында "Куркынычсыз каникуллар" айлыгы үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларына җәйге каникуллар алдыннан тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
"Куркынычсыз каникуллар" айлыгы барышында транспорт полициясе белән берлектә Горький тимер юлы станцияләрендә һәм перегоннарында тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучы яшүсмерләрне ачыклау буенча рейдлар узачак.