ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
23 февраль көнне Кече Рәс авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышы үтте.

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында ел саен Ватанны саклаучылар көненә  чаңгы ярышы оештырыла иде , һава торышы бу елны  безгә мөмкинлек бирмәү сәбәпле мәдәният йортында өстәл уеннары буенча бәйгеләр  оештырылды. Охотник егетләр кыр куяны белән сыйлады, чәй белән коймакта әллә каян узенә чакырып торды. 

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында “ Мин җәяүле”  исеме астында юлда  йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп КВН үткәрелде. 

23 февраль көнне Мүлмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдат сәламе" дигән кичә уткәрелде. Кичәгә хәзерге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләрнен әти-әниләре, туганнары да чакырылды. Хәрби хезмәттәге  егетләребездән килгән сәлам хатлары укылды. Бәйрәм сәламе итеп, алар соравы буенча, үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет һәм кызларабыз башкаруында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бәйрәмгә багышланган скетчлар куелды. Кичә бик күңелле, күтәренке рухта үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International