ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген әдәбиятчыларга гына тәгаенләргә иде, дип белдерә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Галиуллин.

Әлеге план буенча министрлыклар һәм идарә оешмаларының сәүдә һәм икътисад тармагында хезмәттәшлеге күздә тотыла.

Ренат Ибраһимов татар музыкасының бөтен дөнья казанышы була алачагына ышана.

Бүген Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Мәскәүдә 2017 елның 14 февралендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына   Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Сәүдә объектларының террорчылыкка каршы сакланышы таләпләрен һәм сәүдә объектының иминлек паспорты формаларын раслау турында» карары буенча халыкка консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына йогынтыны  көйләүне бәяләү Департаментының  мөрәҗәгате килде .

2017 елның 2-3 мартында Әлмәт шәһәренең «Әлмәт нефте институты» ГБОУ ВО мәйданында  (Р.Фәхретдин ур., 42нче йорт) «Ачык инновацияләр» Стартап Турының региональ этабы була.

23 февраль көнне Олы Битаман мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Күңел җылым хатларда" дип исемләнгән музыкаль кичә узды. 

3 апрель көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында яшь музыкантлар катнашында хәйрия концерты уза. Аны Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм “Арт-линия” сәнгатькә ярдәм фонды оештыра.

Бүген  17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  танылган журналист һәм шагыйрь Камил Сәгадәткә 65 яшь тулуга багышланган “Яшик әле сөенеп” дигән әдәби-музыкаль кичә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International