ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Курыкмыйча эш башлап, үз-үзенә акча эшләүчеләр күп хәзер. Вак-төяк шөгыльдән алып, эре компанияләр белән җитәкчелек итүчеләр дә бар. Күз куркак, кул батыр дигән кебек, беренче мәлдә сагаеп кына атласаң да, соңыннан бу эшнең акуласы булып китәсең. Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар да моннан 12 ел элек кыяклы яшел суган үстерә башлый. Башта өй яны участогында, подвалда сынап карыйлар, хәзер исә гектарлап суган үстерәләр.

Бүген Биектау районында Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм Суд приставларының федераль хезмәте уртак рейд уздырдылар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә район кырларында 3,6 мең га мәйданда уҗым культураларын (планлаштырылганның 28%) һәм күпъеллык үләннәрнең 4,1 мең га мәйданында өстәмә тукландыру уздырылган.  

21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә кичә 18 апрельдә нәтиҗә ясалды.

Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза "Татар-информ" "КоммерсантЪ"ка сылтама белән.

Тиздән мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы – бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры башлана.  Бүген алар бик җентекләп  һөнәр сайлыйлар. Чөнки булачак һөнәр нинди фәннәрдән имтихан тапшыруга турыдан-туры бәйләнгән.   

Синоптиклар көн дәвамында кар, яңгыр яву, урыны белән буран чыгу ихтималы турында кисәтә

Районның авыл җирлекләре шаяннар һәм тапкырлар клубы уенчылары финал уенында 21 апрельдә үзәк мәдәният йортында очрашачак.

Усад авыл җирлегенең Чубарово авылы халкы  чүп-чар сала торган контейнерның тулы булуы турында зарланган иде.

21 апрель көнне Дөбьяз авылында “Биектау коммуналь челтәрләре” оешмасы су башняларын һәм суүткәргечләрне дезинфекцияләү эшләре уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International