ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

20 апрельдә Биектау районы Учхоз мәктәбендә республикада беренче тапкыр Е.А.Боратынский исемендәге тарихи-әдәби конференция узды. Конференция “Яратырга өйрәнегез” дигән шигарь астында барды.

24-25 апрельдә Казанда актив гражданнарның “Сообщество” форумы уза.

26 апрель, чәршәмбе көнне 6:30 сәгатьтән Биектау районы территориясендә Каменка-Әтнә юлының 2 нче километрында Биектау районы ЮХИДИ хезмәткәрләре  “Тоннель” операциясе уздырачак.

22-23 апрель көннәрендә Ак Барс яшьләр үзәгендә “Ритмы весны” дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр иҗатының Регионара фестиваль-конкурсы узды. “Мандарин” коллективы әлеге конкурста ике бию белән чыгыш ясады һәм һәр ике номинация: «Эстрада биюе» һәм “Стильләштерелгән халык биюе” номинацияләрендә 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

"Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында Алан-Бәксәр авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын һәм Алан-Бәксәр авылындагы чишмә тирәсен җыештырдылар.

 

“Биектау” медиахолдингы базасында Россия Федерациясенең  атказанган артисты Владимир Демидов үзенең иҗади остаханәсен ачып җибәрде.Түбәндә яшь актерларның ничек шөгыльләнүе белән танышырсыз.

22-23 апрель көннәрендә Казанда "Ритмы весны" дип исемләнгән  Регионара фестиваль-конкурс булды. Әлеге фествиальдә "Йолдыз" хореография коллективы да катнашты. Алар 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар һәм "Иң яхшы костюм" номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр.

 

22 апрель көнне Иннополиста "Иннополумарафон" дип исемләнгән йөгерү буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар Татарстанда йөгерү сезонына старт бирде. Йөгерүчеләр 3,10, 21,1 км арага йөгерүдә ярыштылар.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, 22 апрель, Кукмараның "Ялкын" спорт комплексында прокуратура хезмәткәрләренед 6 нчы Спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда республикабызның Әтнә, Апас, Буа, Биектау, Саба, Кукмара районы командалары катнашты.

Безнең якташыбыз, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Түбән Кама шәһәренең "Реактор" командасы составында Харламов Кубогы уеннарының көмеш медаленә лаек булды. "Реактор" яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) уйный.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International