ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Элек хезмәт дәресе кабинетларында чиләк-чиләк кадак, бишәр чүкеч, пычкы, ышкы кебек кораллар булса, хәзер аларны шәм яндырып эзләсәң дә, табып булмый. Аның каравы, класслар 3D принтер, 3D компас, лазер грайверы, автоматлашкан фрейзер станогы белән җиһазланган.  Мәктәптә элек сыерчык оясы, китап киштәләре, урындыклар ясасалар, хәзер танк, корабль, машина...

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән?

Казанлыларга 15 мең данә Георгий тасмасы таратачаклар. Казан гарнизоны гаскәрләре һәм хәрби техника парады, «Үлемсез полк» акциясе һәм «Җырлый торган Казан» хоры интерактив программасы. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Казанда әнә шундый бәйрәм чаралары узачак. Җиңү көне зур бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

29-30 апрельдә Римда волейбол буенча ир-ат командалар арасында Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” узды. “Зенит” волейболчылары Германиянең “Берлин” һәм финалда Италиянең “Перуджа” командаларын тар-мар итеп (3:0), турнирның өченче ел рәттән җиңүчесе булып танылды. Бәйрәм итәргә вакыт кына юк – 6 майда Мәскәүдә Россия чемпионатының “Алтылык финалы” старт ала. “Зенит” анда тугызынчы мәртәбә ил чемпионы булу өчен көрәшә.

Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт.

Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?”

Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту срогына, сортына һәм авыру, корткычларга каршы  торучанлыгына бәйле. Шуңа күрә узган елларда ясалган хаталарны төзәтү юнәлешендә эшләргә булдык. Татарстан шартларына яраклы бәрәңге сортлары, утырту үзенчәлекләре турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының  бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева белән сөйләштек.

Ямаширмә авылы кешеләре Җиңүнең 72 еллыгына багышланган  “Башваткыч” телевизион уенында катнаштылар. 

Казанда талантлы балалар һәм матурлык конкурсы “Мини-мисс Татарстан-2017” бәйгесе уза. Әлеге бәйгедә катнашырга дип Татарстанның төрле шәһәр районнарыннан гаризалар килгән. Сайлап алу турында кызларның үзләрен сәхнәдә ничек тотуларын, талантларын истә тотып, 45ен сайлап сайлап алганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International