ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә, 4 сентябрьдә, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ташламалы кыска сроклы кредитлар һәм инвестиция кредитлары бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде.

2017 елның 27 – 28 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак. Әлеге чара Халыкара сәнәгать академиясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы он тарту һәм ярма предприятиеләренең һәм АПК тармак берлекләре Ассоциациясенең Россия Берлеге тарафыннан оештырыла.

Татарстанда урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә. Конкурс Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла. Аның максаты – быелгы елның уңышын урып-җыюда алдынгы районнарның уңай тәҗрибәсен күрсәтү, урып-җыю кампаниясе алдынгыларына игътибарны җәлеп итү.

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында структур бүлекчәләр һәм ведомство предприятиеләре җитәкчеләре катнашында атналык оператив киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

6-7 сентябрь көннәрендә Көнчыгыш икътисади форумы катнашучылары үзләрене форум материаллары белән портфельләрен дөньяның төрле ноктасына җибәрә алачак.

Татарстан Республикасы Хакимиятенең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 50 персональ гранты КФУның ИТИС Югары мәктәбе студентларына тапшырылды.

Мәскәүнең Генераль планы фәнни-тикшеренү институты Казан шәһәре өчен Генераль план әзерли. Документ 2019 елга өлгертелергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International