6 ноябрь сәг. 15:00 Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!"акция-концерты узачак.
Традиция нигезендә "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә уза. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.
Казан ИТ-парк резидентлары "Айда Инвест" 14нче Глобаль технология симпозиумында AGRARIUM цифр артелен официаль тәкъдим иттеләр. Белгечләр әйтүенчә, заманча технологияләр бөтендөньядан агро-техно эшмәкәрләрне Халыкара кулланучылар кооперативына берләштерә.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәте Порталында нинди ярдәм алып була? Ничек теркәлергә? барлык сорауларга җавап 2 ноябрь Татарстан радиосында тыңлап булыр.
Табиб кабул итүенә язылу – Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе. 2017 елның 9 ае өчен шул хезмәт белән 10 млн тапкырдан артык кулландылар.
Узган ял көннәрендә Казанда I республикакүләм «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» әти-әниләр форумы узды. Аның оештыручылары Татарстан Дәүләт Советы “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кызлар-депутатларының берләшмәсе, РФ милли әти-әниләр ассоциациясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәр Думасы, ТР әтиләр советы булдылар.