ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсында җиңүчеләрне котладыларю Залда Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләеләнде. Әлеге конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышларда ашлык җтыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Конкурс шартлары буенча, техника, җитештерүчәнлегенә карап, 4 төркемгә бүленгән иде. Согласно Иң яхшы белгечләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарыннан һәркөнне белешмәләр җыйдылар.

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында президиумның һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ башлыклары, районнарның фермерлар крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.     

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3790 кеше килгән, 3492 пассажир киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International