Алан-Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан узара салым акчасын җыю башланды.

2017 елның 15 гыйнвары, якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан актив рәвештә узара салым акчасын җыю башланды. 2016 елның 20 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча ул 18 яше тулган һәр гражданнан 200 сум күләмендә билгеләнде һәм түбәндәге җирлек өчен әһәмиятле булган эшләрне тормышка ашырыр өчен диеп каралды:
- Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында картайган сынып төшү куркынычы булган агачларны кисү;
- энергия саклагыч яктырткычлар алу һәм аларны Алат спиртзаводы һәм Гәр авылларындагы урам электр баганаларына урнаштыру;
- Алан-Бәксәр авылында урнашкан чишмәгә бару юлында күперчекне төзекләндерү;
- Алан-Бәксәр авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янын төзекләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International