Алан-Бәксәр авыл җирлегенең "Генералы песчаных карьеров" командасы КВН уенының район этабында катнашты.

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе
22 февраль көнне Биектау районы үзәк мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубынын биш команда катнашында чираттагы уены булды. Бу көнне Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Олы Битаман һәм Олы Кавал авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты. Барлык командалар да уенга ныклап әзерләнгән иде. Төп тема "Кинога поход" темасын алар һәрберсе үзенчә ача алды. Нәтиҗәдә Алан-Бәксәр авыл җирлегенең җыелма "Генералы песчаных карьеров" командасы почетлы өченче урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International