Дөбъяз авылы җирлегендә Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, бәйрәмнәренең берсе булган “ Нәүрүз” бәйрәме узды.
Нурларын көннән-кон матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгзр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Яз ае безгә бер зур бәйрәм алып килә. Ул- Нәүрүз бәйрәме.
Бәйрәмдә килгән авыл халкы төрле уеннарда катнашып, җыр-биюдә көч сынашып арыганнан соң рәхәтләнеп тәмле ботка, коймаклар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.