2015 нче елның 7 нче июнендә Айбаш авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй булды.

7 нче июнь көнне Айбаш авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелде. Сабантуйга авыл җирлегенә кергән 6 авыл халкы, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Шулай ук авыл җирлегеннән чыккан атаклы кешеләребез дә бәйрәмгә кунак булып кайттылар: "Ваш быт" компаниясе президенты Сафин Ф.Р., Айбаш авылы мәчетенә реконструкция ясау проектын эшләүче, элек мулла булып торган Зәбиров Г. оныгы Зәбирова Ф.М. Милли бәйрәмебез бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: ООО "Татмелиорация-Агро" директоры Мухаметшин Р.Ш. язгы кыр эшләрен башкарып чыккан алдынгы эшчеләрен бүләкләде. Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Р.Р. туган ягыбыз, туган авылыбыз һәм аның халкы өчен үзенең тырыш хезмәтләрен куйган авылдашларыбызга рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барган Сабантуйны уеннардан башка күз алдына да китереп булмый, уеннар бик күп төрле иде: капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, авыш баганадан йөрү, тачкага утыртып йөрү, кул көрәше, гер күтәрү, чүлмәк вату һәм әлбәттә милли көрәш. Көрәш буенча абсолют батыр - Шаяхметов Илнур.

Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 13:30

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International