Батырларын барлый халкым

21 нче февраль көнне Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Батырларын барлый халкым” дигән дәрестән тыш тәрбияви чара үткәрелде. Чараны оештыручы һәм үткәрүче – мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы. Бу чара Яңавыл авылында туып үскән, яшәгән һәм эшләгән, хәзерге вакытта Дөбъяз авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарәфиев Садри абыйга багышланды.

Бу мәгнәле, эчтәлекле чарада укучылар патриотик темага шигырҗләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, хөрмәтле Садри абыйга үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.

Мероприятие хәзерге буын яшьләр, балалар өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки илебезгә Җиңү һәм тынычлык алып килгән, илебез өчен гомерен биргән кешеләрне хөрмәтләү, аларга рәхмәт әйтү, батырлыкларын онытмау – безнең бурычыбыз.



Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 12:45

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International