Район башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2020 елның 8 мае, җомга

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне, күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее  уңаеннан тәбрик итәм!
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да инде 75 ел булды. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Сезнең батырлык якты маяк булып буыннардан буыннарга күчәр.
Биектау районы гына да үзенең уналты мең улын һәм кызын фронтка озатты, шуларның ун меңенә яңадан туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмады... Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе район  һәм авылларыбыз атамаларында, дистәләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Бөек Җиңүнең кадерен бәяләп бетерерлек түгел һәм аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый.
Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык – нык ихтыяр, патриотлык һәм рух бөеклеге символы ул. Кыю, хезмәт сөючән, зирәк, күтәренке рухлы булып калуыгыз һәм районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Мөгътәбәр аксакаллар, газиз әбиләр, апалар! Дошманны җиңеп, бүгенге бар байлыкны хәләл көчегез белән тудырдыгыз. Илебез     күгенең    75  ел   аяз булуына, без батыр сугышчыларыбызга, яу кырында ятып калганнарга, тыл каһарманнарына бурычлыбыз. Сез күргән сугыш авырлыкларын башка беркайчан да күрергә язмасын.
Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан! Сугышның исән батырларына озын гомер насыйп булсын!

Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелемнән  бәхетле картлык, сәламәтлек, иминлек һәм кешеләр тарафыннан лаеклы ихтирам, ә барлык райондашларга  тынычлык һәм яңа иҗади гамәлләр телим. Туган җиребезне бүтән беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, аналарыбызның һәм хатыннарыбызның күзләреннән кайгы-хәсрәт яшьләре таммасын! Данлы Җиңү көне котлы булсын!

Биектау районы хакимияте башлыгы

Рөстәм Кәлимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International