“Битаман” авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы кыр эшләре тәмамланды

2020 елның 24 мае, якшәмбе

Республикада чәчү эшләре азагына якынлашып килә. Биектау районында эшләр әле дәвам итә, әмма кайбер хуҗалыклар иген чәчелгән басулары белән мактана да алалар.

Айрат Ибраһимов 30 елдан артык үзенең тракт о р ы б ел ә н Б и е к т а у районының иксез-чиксез басуларын иңли. Шушы еллар дәверендә ул туган хуҗалыгы “Битаман”да эшләр алга барсын дип, бөтен тырышлыгын куеп эшли. Эшнең бетеп торганы юк, ди ул үзе. Хәзер, мәсәлән, чәчү кампаниясе тәмамланып килә. - Быел бөтенесе дә тиз, әйбәт узды. Хәзерге вакытта мин яңа чәчү комплексында соңгы гектарлардагы эшне төгәлләп киләм, - диде “Битаман” авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Айрат Ибраһимов. Биектау районында алар - үз алларына куйган бурычны шулай тиз арада башкарып чыгучылардан. Быел хуҗалыкта яңа чәчү комплекслары алулары турында әйтеп китү дә урынлы булыр. Басуларда сабан бодаен, арпа, солы, арыш, кукуруз, борчак һәм азык культураларын менә шулар ярдәмендә чәчкәннәр дә инде. - Безнең хуҗалык быел, һәрвакыттагыча, язгы кыр эшләрен бик оешкан төстә, кыска срокларда уздырды. Без язгы кыр эшләрен тулысынча тәмамлыйбыз, - дип билгеләп үтте “Битаман” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Шәүкәт Вахитов. Чәчү кампаниясе азагына якынлашса да, басуларда эш туктатылмый. Чәчүлек ләрне тәрбияләүгә, шытымнар күренгәч тырмалауга керешкәннәр, басуларда корткычларга каршы эшкәртү чаралары да башкарыла. Җәйгә дә озак калмады, аның белән бергә игеннәрне урыпҗыю чоры да килеп җитәр. Димәк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен алда әле бик зур эшләр көтә. Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International