Район башлыгының Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы белән котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле биектаулылар, райондашлар, кадерле дуслар!

Илебез киңлекләре буйлап юбилей даталары билгеләп үтелә. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Биектау районына 85 ел.
Бүген сезне  Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!  1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы Россиядәге сәяси җирлекне тамырдан үзгәртте. Кискен сыйнфый бәрелешләргә гаять көчле милли-азатлык хәрәкәте дә кушыла: элеккеге империя составына кергән халыклар милли үзбилгеләнеш мөмкинлеген тудырган тарихи форсатны тормышка ашырырга омтыла. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декретка кул куела. ТАССР төзелү турындагы карар революция чоры рухына, ә иң мөһиме - җәмгыятьнең иң алдынгы вәкилләре омтылышына туры килә. 1920 ел вакыйгалары татар дәүләтчелеге тарихының яңа һәм гаять мөһим сәхифәсен ачып җибәрде. Республиканың барлыкка килүе белән татар теленең статусын күтәрү, милли кадрлар тәрбияләү өчен чаралар күрелде. Әмма яңа республика төзү ул чор кешеләре уйлаганнан да күпкә кыенрак була. Кешеләр язмышында зур роль уйнаган коллективлаштыру, сәяси репрессияләр һәм башка сәяси вакыйгалар республикабыз тарихына канлы каләм белән язылган.  
Теләсә кайсы дәүләтнең тарихы – ул һәрвакыт аның халкы, аның кешеләре. Ул аларның язмышлары, хезмәт биографияләре һәм казанышлары, аларның үз халкы һәм Ватаны хакына көрәшергә, яшәргә, иҗат итәргә омтылышлары һәм туган җиренең һәр карыш җирен саклап көрәшкә күтәрелә, эшли,  иҗат итә, яши белүләре. Бүген республикабызның бер гасырлык  данлы тарихы бар дибез икән, бу данлы тарихның колхозлашу чорларында себергә сөрелгән ватандашларыбыз, сәяси репрессия корбаннары, илебезне саклап соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән  ата-бабаларыбыз, сугыштан соңгы елларда җимерек хәлгә килгән туган җиребезне торгызган якташларыбыз һәм башка бик күп асыл кыйммәтләр тарихы. Бөек Ватан сугышы батырлары һәм тыл хезмәтчәннәре, данлыклы нефтьчеләребез, КамАЗ төзүчеләребез, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, табиблар, укытучылар, якты киләчәк хакына фидакарь хезмәт куйган, иҗат иткән һәм көрәшкән тагын бик күпләр турындагы якты истәлекне һәрвакыт сакларбыз.
Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бу безнең уртак тарихыбыз, бәйрәмебез дә уртак.  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әйткәндәй, без тарихта эзлебез. Башыбызны горур күтәреп, бүген республикабызның 100 еллыгын каршылыйбыз.
Бүген Татарстан Республикасы Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әйләнде, ә Казанны исә еш кына күпмилләтле Ватаныбызның өченче башкаласы дип атый башладылар. Бездәге милләтара татулык һәм динара хезмәттәшлек дөнья күләмендә танылды.
Татарстанлылар икътисадый казанышлары, мәдәният һәм рухият өлкәсендәге уңышлары, спорттагы зур җиңүләре белән хаклы рәвештә горурланалар.
Соңгы йөз  ел тарихыбызга республиканың киләчәген билгели торган хәлиткеч вакыйгалар чоры булып кереп калачак.
Хөрмәтле райондашлар! Тагын бер кат сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән тәюрик итәм.  Барлык биектаулыларга  иминлек, эшләребездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим.
 
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International