Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башка төбәкләргә әче туфракны известьлау буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте

2020 елның 31 мае, якшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов әче туфракны известьлау буенча чаралар планын үтәүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, башка төбәкләрнең АПК идарәсе органнары җитәкчеләре, агрохимия хезмәтләре, фәнни һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, узган ел ил буенча гомумән 303,5 мең гектардан артык сөрүлек җирләре известьләштерелгән, бу 2018 елга караганда 4%ка күбрәк, дип ассызыклады. Шуларның 123,5 мең гектары дәүләт ярдәме белән башкарылган, Татарстан Республикасында бу юнәлеш буенча иң сыйфатлы эш башкарылган, дип билгеләп үтте ул.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, эшне дөрес оештыру, аңа системалы караш һәм тиешле контроль булу аркасында 2019 елда Татарстанда Россиянең башка төбәкләре арасында иң күп чәчүлек мәйданы - 57 мең га – известьланган.

Джамбулат Хатуов Россия АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләрен Татарстан тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнергә чакырды.

«Республикада төрле дәрәҗәдәге әчелекле чәчүлекләр 43% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре известьлау программасында катнашырга телиләр, чөнки әлеге чарадан реаль икътисадый файда күрәләр», - дип аңлатты үз чыгышында Марат Җәббаров.

Агымдагы елда республикада 80 мең гектар җирне известьлау планлаштырыла. 5,0 мең гектардан артык чәчүлек известьланган инде. Известьлауга махсус рөхсәт алган 90га якын техника эшли, ул рөхсәт әлеге техника комиссия тарафыннан кабул ителгәннән соң бирелә. Ашлама кертүче барлык техникада кырга известь кертүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче GPS-җайланма урнаштырылган. Известьлауның барышы буенча барлык хисап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә дә килә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда АПКны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең әче туфракны известьлау чараларын уздыруга тоткан чыгымнарының 90%ына кадәр компенсацияләү карала. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 302,2 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International