Татарстан блогерлары “Россия тәмнәре” конкурсында республиканың милли брендларын хуплыйлар

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

Татарстан блогерлары «Татар малай» һәм «Кызык-Мызык» татарстанлыларны “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясе өчен  тавыш бирергә өндиләр.

Татар Малай исеме астында күпләргә таныш Ринат Галиәхмәтов - беренче татар блогеры. Инстаграмда блогын татарча алып бара, шәһәрдәге кызыклы вакыйгалар турында хисаплар урнаштыра һәм флешмобнар чыгара. Бүген аның 142 мең абунәчесе бар. Шушы көннәрдә ул татарстанлылардан, республика продукциясен хуплап, тавыш бирергә өндәде. Ә үзе «Татар Балы»   өчен тавыш биргән.

Шулай күпләргә таныш “Кызык-Мызык” блогеры Илназ Габидуллин – инстаграм битен ул да татарча алып бара һәм ул татар мемнарын ясый торган бердәнбер блогер. Бүген аның 184 мең абунәчесе бар. Ул шулай ук татарстанлыларны Татарстанның милли брендлары өчен тавыш бирергә чакыра һәм үз әбүнәчеләрен дә шуңа өнди. Блогер бу хакта Instagram социаль челтәрендәге битендә сөйләде.

Алар үз сторисларында конкурста катнашучылар өчен тавыш бирергә өндиләр.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясе өчен тавыш бирергә өндәп, мөрәҗәгать иткәннәр иде.

 Татарстаннан конкурста катнашучылар арасында түбәндәгеләр бар: “Татар Балы”, Кукмара Балы, Татарстаннан «СластЕла», Лаеш чәк-чәге, "Казан" чәк-чәге, «Татарстаннан хәләл сосискалар», «Кичке Казан» торты, Зеленодольск катыгы, Әгерҗе лимонады, Татар икмәге, Алабуга прәнниге, Казан прәнниге, Алабуга квас эчемлеге, «Птичка Елабужская» конфетлары, Колмаклы Мамадыш икмәге, Татарстанның “Болгар” үрдәк казылыгы, Татарча какланган үрдәк түшкәсе ите, Казан үрдәге, Какланган татар казы, Казылык, "Милли сәүдә маркасы" татар чәе, Татар талкыш кәләвәсе.

Конкурста республика исеменнән 22 бренд катнаша. 19 985 татарстанлы республика җитәкчелеге өндәвенә кушылып, тавыш бирде инде. Тавышлар күбрәк бал өчен бирелгән. Әлегә Татар Балы һәм Кукмара балы алда бара, аларның һәркайсына 5 меңнән артык тавыш бирелгән. Иң кызыгы - бал кебек традицион продукт җитештерүчеләр заманча тенденцияләргә иярәләр. Әйтергә кирәк, тиздән, Кукмара балын стик-пакетларда күрергә һәм шикәр урынына чәйгә файдалы һәм натураль бал салырга мөмкин булачак.

Ә Сез республика җитәкчелеге өндәвенә колак салдыгызмы һәм тавыш бирүдә катнаштыгызмы әле? Әгәр юк икән - тизрәк Вкусы России.рф сайтына керегез дә тавыш бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International